Эчтәлек

Йөзек. XIV йөз

Көмеш. Кою, уеплау, каралту. Эрмитаж

Татарларга йөзек кию гадәте борынгыдан, Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук килә.

Йөзек формасы, материалы (алтын, көмеш, бакыр, бронза һ.б.), аны эшләү алымы (эретеп кою, өлге белән эшләү, чүкеп ясау) һәм бизәкләү төрләре (җепкыр, уеплау, каралту һ.б.) буенча аерылалар.

Төзелеше буенча йөзекләр төп ике төркемгә: төрле өлешләрдән торган (каймадан һәм калканчыктан яки асылташлы кысадан) һәм тоташ коелмадан ясалган төркемнәргә бүленә.

Төрле өлешләрдән торган йөзекләрнең күпчелеге XVIII йөз ахыры XIX йөзнең 1 нче яртысына карый. Аларның каймалары коеп эшләнә, еш кына киңәйтелгән яки икегә аерылган була, уеп яки каралту ысулы, шулай ук җепкыр, бөртекләү белән бизәлә. Йөзекнең кысалары түгәрәк яки квадрат рәвешендә: аларның нигезләре тирәли еш кына борчаксыман бөртекләр коеп ябыштырыла, кырыйларына (бигрәк тә ир-ат йөзекләрендә) гади геометрик бизәкләр урнаштырыла.

Кысаларга аерым асылташлар сердолик, ахак, фирәзә, топаз, тау бәллүре һ.б. (кара Кырлау) яки алар чәчәксыман композициядә бергә куела. Калканчыклар каралтылган, уеп яки чүкеп ясалган үсемлек рәсемнәре белән бизәлә, аларга шулай ук гарәп хәрефләре белән яхшы теләкләр, йөзек иясенең исеме языла. Зур коелма йөзекләр ирләр өчен эшләнә. Аларның уртасына (кагыйдә буларак, XIX йөзнең 2 нче яртысында) дүртпочмак формасындагы кырлап шомартылган яссы асылташлар куела.

Ир-атлар, гадәттә, зур, исемнәре яки тамгалары уелган мөһерле йөзекләр кигән. Хатын-кыз йөзекләре үзләренең матурлыгы, купшылыгы белән аерылып торган, борынгы ышанулар буенча, бөти сыйфатында да кулланылган, алар үз ияләрен явыз рухлардан сакларга тиеш булган.

К.Фукс язуынча, татар хатын-кызлары һәр кулга көн саен 2-3 йөзек кигән, кунакка барганда аларның барлык бармакларында диярлек, кайвакытта һәр бармакта берничә йөзек булган.

XIX йөз ахырында фабрикаларда ясалган йөзекләр киң тарала. XX йөзнең 2 нче яртысына кадәр Казан артындагы аерым авылларда халык осталары кою алымы белән эшләнгән гади бизәкле йөзекләр җитештерә. Йөзекләрнең уеп һәм каралтып бизәлгән кайбер традицион формалары шулай ук XX йөзнең 2 нче яртысында да эшләнә (Х.Ганиев, Саба районы Тенәки авылы). Нечкә җепкыр, бөртекләр, кырланган асылташлар белән бизәлгән татар йөзекләрен профессиональ Казан зәргәрчеләре (Ковалевскийлар гаиләсе, Ә.Шәмсетдинов, И.Фазылҗанов, Р.Мөхәммәтшин, И.Васильева, Т.Соловьева һ.б.) эшли.

Татар йөзекләре үрнәкләре Дәүләт Эрмитажында, Дәүләт тарих музеенда (Мәскәү), Россия этнография музеенда (Санкт-Петербург), ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һ.б. саклана.

Әдәбият  

Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. К., 1844;

Катанов Н.Ф. Несколько слов по поводу рус­ских и татарских перстней, принадлежащих А.А.Сухареву и А.Т.Соловьёву // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1904. Т. 20, вып. 1;

Суслова С.В. Женские украшения казанских татар середины XIX - начала XX вв. М., 1980;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984.

АвторГ.Ф.Вәлиева-Сөләйманова