Биографиясе

1900 елның 8 сентябре, Казан губернасы, Чистай өязе Бүре Бистәсе авылы – 1972 елның 2 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1925 ел), Казан ветеринария институтында эшли, 1949–1972 елларда зоология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сусаклагычлардагы азык ресурсларыннан файдалану мәсьәләләренә (1933–1945 еллар), умарта кортлары эчәклегенең гистологик төзелешен, нозематоз вакытындагы морфологик үзгәрешләрен өйрәнүгә карый. Нозематоз белән көрәшүнең биологик нигезләрен, җирле умарта кортлары нәселен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша (1941–1942 еллар).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Гистологическое строение кишечника пчелы // Труды Общества естествоиспытателей при Императорском Казанском университете. 1936. Т. 56. Вып. 1-2;

Периоды в годовом цикле жизни пчелиной семьи: XVIII Международный конгресс по пчеловодству. Москва, 1961;

Внедрение паразита Wosema apis в клетку хозяина: XXI Международный конгресс по пчеловодству. Москва, 1967.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006;

Кафедра зоологии // Казанский ордена Ленина ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана. Казань, 1993. С.60–61;

Белявский В.И. В памяти коллег и воспитанников // Ветеринарный врач. 2000. № 4.