Биографиясе

1835 елның 23 сентябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Никольское авылы — 1908 ел, Каруж, Женева шәһәре бистәсе, Швейцария.

Руханилар катлавыннан.

Чистай өяз дини училищесен тәмамлый (1855).

1855–1860 елларда Казан өяз мәхкәмәсендә, Казан дәүләт милке палатасында хезмәт итә.

1860–1861 елларда Казан университетында ирекле тыңлаучы.

1861 елның апрелендә Казан губернасының Спас өязе Рус Бизнәсе авылында анда барган крәстиян чуалышлары белән бәйле рәвештә кулга алына. 1861 елның көзендә Казанда студентлар хәрәкәтендә катнаша. Университеттан куыла, Лаеш өязе Никольское авылына сөрелә.

Казан революцион түгәрәге (1862 елдан — «Земля и воля» җәмгыятенең Казан бүлеге) әгъзасы.

1863 елда Казан фетнәсе турында эш буенча икенче тапкыр кулга алына, 5 ел каторгага хөкем ителә.

1865 елның 7 июлендә Казан төрмә замогыннан кача, Швейцариягә эмиграциягә китә. Элпидин «яшь эмиграция» тарафдары, А.И.Герцен, Н.П.Огарёв көрәштәше һәм алар эшен дәвам итүче була. Огарёв фонды җитәкчесе; рус революцион оешмаларына зур күләмдә акчалар бүлеп бирә.

1867–1876 елларда I Интернационалның Рус секциясе әгъзасы.

1866 елда Элпидин Женевада рус басмаханәсен (1872 елда аны Цюрихка күчерә), 1881 елда китап кибете оештыра.

«Подпольное слово» (№1–2, 1866), «Современность» (№1–7, 1868), «Народное дело» (№1–2, 1868) журналларын, «Общее дело» (№1–112, 1877–1890) газетасын нәшер итә.

1866–1906 елларда 200 гә якын исемдә китаплар, шул исәптән Н.Г.Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» («Что делать?») романының беренче аерым басмасын (Женева, 1867) һәм әсәрләр җыелмасын (1–4 т., Женева, 1868–1870), М.Е.Салтыков-Щедринның, Л.Н.Толстойның һ.б. цензура тарафынан тыелган әсәрләрен, шулай ук үзенең китап кибете каталогларын бастырып чыгара.

Казанда 1860 еллардагы революцион хәрәкәт турында язмалар авторы.

Хезмәтләре                                 

Казанский заговор // Колокол. 1865. № 205–206; 

Казань в осадном положении // Подпольное слово. 1866. № 2; 

Библиографический каталог. Профили редакторов и сотрудников. Женева, 1906.

Әдәбият                

Пинаев М.М.К. Элпидин в 80–90-е гг.: Из истории русской эмиграции // Рус. литература. 1966. № 2; 

шул ук. М.К.Элпидин — революционер, издатель, пропагандист Н.Г.Чернышевского // Уч. зап. Волгоград. пед. института. 1967. Вып. 21; 

Вульфсон Г.Н., Нуреева Ф.Ф. Братья по духу: Питомцы Казанского университета в освободительном движении 1840–1870 гг. К., 1989; 

Казанский университет (1804–1904): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Авторлар — Е.Б.Долгов, В.А.Шагалов