Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Чекурча исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач эше, токарь, такта яру кәсепчелеге, агач көрәкләр ясау һәм тире иләү тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1034,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Бучирмә авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Яшел Тау” колхозы (Аман-Оштырма авылы) оештырыла, 1961 елдан – “Алга” колхозы (Березняк авылы), 1993 елдан –“Алга” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2006 елдан – “Әсәнбаш” (“Алга” бүлеге) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш” филиалы, 2014 елдан – “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1986 елдан), клуб (1954 елдан), мәчет (2014 елдан) бар.

Клуб каршында “Ак каен” балалар хореография коллективы (2008 елдан) эшли.

Авылда тирәсендә төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

И.В.Рахманов (1951 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Р.Ш.Шәрипов (1950 елда туган) – шагыйрь, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр лауреаты.

Халык саны

1748 елда – 59,
1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 461,
1897 елда – 670,
1908 елда – 903,
1926 елда – 627,
1938 елда – 445,
1949 елда – 353,
1958 елда – 375,
1970 елда – 271,
1979 елда – 191,
1989 елда – 113,
2002 елда – 108,
2010 елда – 102,
2017 елда – 92 кеше (татарлар).