1931 елның 21 марты, Чуаш АССРның Алатыр шәһәре — 21.9.1977 елның 21 сентябре, Мәскәү өлкәсе Пущино шәһәре.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1953). 1953–1954 елларда ТАССРның яшьләр газеталары хәбәрчесе, 1954–1956 елларда ВЛКСМның Тәтеш райкомы 1 нче секретаре.

1957–1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында.

1962–1972 елларда Сугарулы игенчелек һәм яшелчәчелек фәнни-тикшеренү институтының (Тирасполь шәһәре, Молдавия ССР) изотоплар һәм фотосинтез биохимиясе лабораториясе мөдире.

1972 елдан СССР ФАнең Фотосинтез институтында (Пущино шәһәре), углерод метаболизмы лабораториясе мөдире (1974 елдан). Хезмәтләре фотосинтез һәм сулау механизмын өйрәнүгә карый. Карпилов, беренчеләрдән булып (1960), фотосинтез процессында кукурузда углерод әверелешенең аның тарафыннан «кооператив фотосинтез» дип аталган бөтенләй яңа юлын ачыклый. Соңыннан фотосинтезның бу тибы ачыш булып таныла һәм дөньякүләм фәндә С4 фотосинтезы дип атала. (1966 елда Австралия галимнәре М.Хетч һәм К.Слэк мәкаләләреннән соң алар фотосинтезның бу күренешен шикәр камышы мисалында раслыйлар). Карпилов тарафыннан кайбер тропик үсемлекләрнең фотосинтез аппараты төзелеше һәм аның барышы үзенчәлекләре ачыла, С4 фотосинтезы концепциясе формалаштырыла (1969).

Хезмәтләре

Распределение радиоактивного углерода С14 среди продуктов фотосинтеза кукурузы // Тр. Казан. с.-х. ин-та. 1960. Т. 41, вып. 1;

Особенности функций и структуры фотосинтетического аппарата некоторых видов тропического происхоҗдения // Тр. Молд. НИИ орошаемого земледелия и овощеводства. 1969. Т. 11;

Фотосинтез ксерофитов (эволюционные аспекты). Киш., 1970.

Әдәбият

Мокроносов А.Т., Карпилова И.Ф. Проблемы фотосинтеза в исследованиях Ю.С.Карпилова (1931–1977 гг.) // Физиология растений. 1992. Т. 39, № 4;

Биль К.Я. Юрий Соломонович Карпилов: Человек, учёный первооткрыватель кооперативного фотосинтеза (1931–1977 гг.) // Физиология растений. 2000. Т. 47, № 4.

Автор – С.Н.Неуструева