Биографиясе

1918 елның 3 феврале, Казан губернасы, Мамадыш өязе Кече Шыңар авылы – 1978 елның 9 октябре, Казан.

И.В.Домрачев һәм А.В.Вишневский шәкерте. 1942 елда Казан медицина институтын тәмамлый.

1943–1962 елларда шунда ук гомуми хирургия кафедрасында эшли (бүленеп, 1951–1954 елларда Ирандагы Кызыл Хач Совет хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире), бер үк вакытта Казанның баш хирургы. 1962–1968 елларда Казан ГИДУВы ректоры, 1968 елдан Казан медицина институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Ахунҗанов сидек куыгының нейроген функциясе бозылу мәсьәләләрен, ашказаны-эчәк анастомозы җөйләре сүтелү сәбәпләрен өйрәнә, аларны булдырмауга караган тәкъдимнәрен кертә. Диагноз кую һәм операцияләр техникасын яхшырту өчен күп кенә оригиналь инструментлар ясый (эчәк, ашказаны һ.б.ның тамырлары микроциркуляциясен өйрәнү приборы).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К механизму иннервации моторной деятельности мочевого пузыря теплокровных животных. Казань, 1952.