Эчтәлек

1930 елларга кадәр Зур Лызи авылы бер торак пункт буларак билгеле (1 нче өлеше).

Хәзер Шубан авыл җирлеге составына керә.

Халкы күбесенчә “Алга”, “Сорнай”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 328,
1949 елда – 282,
1958 елда – 206,
1970 елда – 188,
1979 елда – 186,
1989 елда – 89,
2002 елда – 82,
2010 елда – 68,
2015 елда – 61 кеше (удмуртлар).