Биографиясе

1957 елның 1 гыйнварында Биектау районы Кече Битаман авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1983).

1982–1989 елларда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында мөхәррир булып эшли. 1989 елда «Салават күпере» журналында, 1990 елда «Идел» журналында җаваплы сәркәтип.

1991–1993 елларда «Әдәби жомга», 1993 елда «Заман-Татарстан» газеталарының баш мөхәррире. Бер үк вакытта Татарстан Язучылар берлеге Әдәби фондында директор (1992–1994).

1993–1995 елларда «Әкият» татар курчак театрында әдәби-драматик бүлек мөдире.

1996 елдан Татарстан китап нәшриятында, 1999 елдан матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләре мөдире, 2007–2008 елларда баш мөхәррир.

2008 елдан – шәхси эшмәкәр, «Илһам» нәшриятын гамәлгә куя, китаплар чыгара, балалар өчен «Күчтәнәч» журналы нәшер итә.

2012–2016 елларда – ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Иҗаты

Балалар өчен язылган «Буран кайда йоклый?» (1987), «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Болыт суны болгаткан» (2000), «Алмалы төн» (2002), «Тапкырларга табышмак» (2003) шигъри җыентыкларында туган як табигате, аны саклау, хезмәт сөючән, гадел, мәрхәмәтле булу турында яза.

Р.Корбановның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Керпе малае дуслар эзли» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996), «Кәҗә белән бүре» (2008) пьесалары буенча куелган спектакльләр «Әкият», Татар яшьләр театры, Чаллы курчак театры, «Нур» татар театры, Әстерхан курчак театры сәхнәләрендә уңыш белән бара.

«Бардым күлгә, салдым кармак» пьесасы буенча куелган спектакль Измир (Төркия, 1999), Канн (Франция, 2000) шәһәрләрендә узган халыкара курчак театрлары фестивальләрендә дә күрсәтелә.

Аның балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре «Куркуын җиңгән Куян» (2000) җыентыгына тупланган.

Р.Корбанов шулай ук «Уян, татар!» (1999), «Яра» (2004) исемле лирик-публицистик шигъри җыентыклар һәм «Тамырларны өзмәгез» (2008), «Мәмдәл егете» (2011) әдәби-публицистик китаплары авторы.

Бүләкләре

ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты (2003).

Әсәрләре

Яра. Казан, 2004.

Куда уходит ночь? Казань, 2007.

Әдәбият

Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. Казан, 2002. 4 т.

Миңнуллин Р. Дөрес яшисең, Рафис Корбан // Әсәрләр. Казан, 2007. 5 т.