Эчтәлек

Биографиясе

1932 елның 13 гыйнвары, Кама Тамагы районы Кече Карамалы авылы – 1993, Киев.

Киев физик культура институтын тәмамлый (1962).

Спорт белән 1948 елдан «Динамо» физик культура-спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый (Казан, тренеры – Н.И.Моряшичев).

1957–1962 елларда СССРның җыелма командасы әгъзасы.

СССР 1954 (самбо), 1955 (ирекле көрәш) чемпионы; СССР чемпионатында бронза медаль ала (1958), дөнья Кубогы этабында көмеш медаль ала (1956); Олимпия уеннарында катнаша (1956, ирекле көрәш).

1955 елдан Киевта «Динамо» физик культура-спорт җәмгыятендә тренер булып эшли, СССРның 20 ләп спорт остасын әзерли.

Талса шәһәренең мактаулы гражданы (АКШ).