- РУС
- ТАТ
(Epipogium), сәхләбчәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
2 төре билгеле, Евразия, Африка һәм Австралиядә таралганнар.
ТР территориясендә бер төре – яфраксыз иренләч ут (E. aphyllum) Көнбатыш Кама аръягында очрый. Мүк катламы яхшы үскән һәм урман түшәлмәсе булган күләгәле, ылыслы, дымлы, сирәк кенә катнаш һәм яфраклы урманнарда үсә.
5-20 см биеклектәге хлорофиллсыз, сапрофит үсемлек. Тамырчасы күпсанлы тамырлар һәм столоннар – янүсентеләр белән тармакланган. Сабагы кызыл буйлар төшкән ачык сары төстә, аскы өлешендә аз гына кабарынкы. Яфраклары элпәле саргылт кабыкка кадәр редукцияләшкән. Чәчәкләре җете кызыл таплар һәм буйлар төшкән ачык сары, бераз хуш исле, иелеп торучан, 2-5 әрләп көпшәк чукка җыелган. Җимеше – тартмачык. Июль-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Күбесенчә озын һәм нәзек столоннар хисабына үрчи. Орлыктан авыр үрчи, гөмбәләрнең билгеле бер төрләре – симбионтлар туфракта булганда гына орлык шыта. Үсемлек чәчәк ату вакытында гына күренә. Чәчәк атып бетергәннән соң, берничә ел дәвамында җир астында гына тереклек итәргә мөмкин.
Бик сирәк төр, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Яфраксыз иренләч ут
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.