- РУС
- ТАТ
язучы, музей хезмәткәре, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1959 ел)
1908 елның 20 июне, хәзерге Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Каранбаш авылы – 1995 елның 27 сентябре, Казан.
1924–1930 елларда комсомолның Бөгелмә райкомында, 1931–1934 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында хатын-кызлар бүлеге инструкторы булып эшли, 1938–1941 елларда Республика балалар туристик станциясендә методист, соңыннан директор.
Бөек Ватан сугышы елларында Көнбатыш һәм 4 нче Украина фронтларында озакка сузылган командировкаларда була. Фронтта алган тәэсирләре «Үз күзләрем белән» («Своими глазами») дигән мәкаләләр циклында тасвирлана.
1941–1978 елларда Казандагы А.М.Горький музее (хәзер А.М.Горький әдәби-мемориаль музее) директоры. А.М.Горький музее М.Н.Елизарова эшләгән елларда Казан, Мәскәү, С.-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Ялта музей хезмәткәрләрен һәм күренекле галимнәрен (Н.Ф.Калинин, Е.А.Колесников, Е.Г.Бушканец, М.Г.Гайнуллин, И.А.Груздев, Е.Б.Тагер, Б.В.Михайловский, Б.А.Бялик һ.б.) җәлеп итү нәтиҗәсендә әдипнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә иң актив үзәкләрнең берсенә әверелә. А.М.Горькийның хатыны Е.П.Пешкова һәм мәшһүр җырчы Ф.И.Шаляпинның кызы И.Ф.Шаляпина белән М.Н.Елизарованың шәхси иҗади элемтәләре музей коллекциясен оештыруда хәлиткеч роль уйный. шулай ук М.Н.Елизарова тырышлыгы белән татар әдәбияты тарихы материаллары фонды туплана, шулардан «М.Горький һәм татар әдәбияты» экспозициясе төзелә; бу фондның материаллары ТАССР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) әдәби бүлеге, Габдулла Тукай әдәби музее һәм Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирының нигезен тәшкил итә. Красновидово авылында А.М.Горький музеен оештыруның башында да М.Н.Елизарова тора.
Очерклар, пьесалар авторы; шуларның берсе – «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» («Юность Буревестника», 1954 ел) – Казан Зур драма театры сәхнәсендә куела. М.Н.Елизарованың сценарийлары буенча Казан һәм Куйбышев киностудияләрендә М.Горькийның Казандагы тормышы турында 2 документаль фильм төшерелә.
«Почёт билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Не жалейте людям солнца. Казань, 1975;
Они были в Казани. Казань, 1983;
Незабываемые годы. Казань, 1987.
Писарева С. Хозяйка дома писателя: Как Мария Николаевна Елизарова закладывала традиции музея // Казань. 1998. № 4;
Белова Л.Б. Деятельность М.Н.Елизаровой по увековечиванию памяти А.М.Горького в Казани // Максим Горький на пороге XXI столетия. Горьковские чтения. 1998 г. Н.Новгород, 2000. Ч. 2;
Гиниатуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиогр. справ. Казань, 1970.
Автор – Л.Б.Белова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.