Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, арба ясау, кирпеч яндыру, чабата үрү, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп (1842 елда ачыла), 3 су тегермәне, 2 күмәч кибете, 4 бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3738 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Ырыс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл флот” колхозы оештырыла, 1959 елдан – Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 2003 елдан – “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1960–2017 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда китапханә (1973 елдан), клуб (1993 елдан, 2016 елдан яңа бинада), медпункт, балалар бакчасы, мәчет (1997 елдан) бар.

Клуб каршында 2004 елдан “Тулбай җәүһәрләре” фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

М.Ш.Вахитов (1924–2000) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

С.Г.Гәрәева (1938 елда туган) – шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.Ф.Сәлимова (1975 елда туган) – җырчы.

Халык саны

1795 елда – 173,
1859 елда – 660,
1870 елда – 756,
1884 елда – 906,
1897елда – 1070,
1906 елда – 1294,
1913 елда – 1803,
1920 елда – 1396,
1926 елда – 1808,
1938 елда – 987,
1949 елда – 759,
1958 елда – 598,
1970 елда – 629,
1979 елда – 545,
1989 елда – 382,
2002 елда – 379,
2010 елда – 374,
2017 елда – 364 кеше (татарлар).