Татарстан Республикасының хәзерге Түбән Кама районы территориясендә, Зәй тимер юл станциясеннән – 22 км, Кама Аланы пристаненнан 26 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Ширәмәт районы Шакшино авыл советы, 1963 елдан Чаллы районы Ширәмәт авыл советы составында. Халык саны – 171 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.