Эчтәлек

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. 2009

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Изге чишмә. 2009

Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Изге чишмә юлы. 2016

Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Изге чишмә. 2016

Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Изге чишмә. 2019

Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Авылга XIX йөз башында алпавыт П.А.Перцов нигез сала, ул монда Воронеж губернасыннан крәстяннәрне күчерә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында авыл Петропавловский, Урус-Баклауш, Аркадия буларак та билгеле.

1860 елларга кадәр кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, туку кәсепчелеге тарала.

Авылда Перцовларның “Аркадия” утары урнашкан була (безнең көннәргә кадәр сакланмаган).

1830 елда П.А.Перцов акчасына Петропавел чиркәве төзелә. Архитекторы – П.Г.Пятницкий. Чирәү – ампир үзенчәлекләре белән соңгы классицизм стилендә архитектура истәлеге; Франциянең Ницца шәһәрендәге Никола гыйбадәтханәсенең күчермәсе буларак билгеләнә. 1930 елда чиркәү ябыла.

Бу чиркәүнең химаячесе – танылган шагыйрь-сатирик Эраст Петрович Перцов (1804–1873). Аның вафатыннан соң чиркәү ябыла, яңадан бары тик 1893 елда гына ачыла.

Хәтнә чиркәвендә изге Тихон Воронежский иконасы саклана. Епископ Тихон исән чагында үзенең портретын Воронеждагы сәүдәгәр хатын, Э.П.Перцовның әбисе Н.Бородинага бүләк итә. Чиркәү янында Перцовларның гаилә төрбәсе, шул исәптән Э.П.Перцов төрбәсе урнашкан.

XX йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе (1871 елда – чиркәү-мәхәллә, 1879 елда земство мәктәбе буларак ачыла, 1885 елда 20 ир бала, 7 кыз бала укый), земство хастаханәсе (1908 елда ачыла, дворян утары бинасында урнаша), су тегермәне, аракы һәм кирпич заводлары, 3 вак-төякләр кибете була, сишәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 535,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге составына керә.

1960–1970 елларда авылда хастаханә була, соңрак ул туберкулез белән авыручы балалар өчен шифаханә итеп үзгәртелә.

Авыл янында “Хәтнә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кече цехлары урнаша, аларда 1 категорияле Хәтнә көмеш табигый эчә торган су җитештерелә.

“Изге чишмә” төзекләндерелә.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Петропавел чиркәве. 2019

1830. Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Петропавел чиркәвендәге истәлек тактасы. 2009

Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Перцовлар гаиләсе каберлеге. 2019

Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1859 елда – 348,
1897 елда – 541,
1908 елда – 485,
1920 елда – 545,
1926 елда – 728,
1938 елда – 504,
1949 елда – 261,
1958 елда – 377,
1970 елда – 283,
1979 елда – 96,
1989 елда – 37,
2002 елда – 11,
2010 елда – 11,
2015 елда – 8 кеше (руслар, татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы яны. 2016

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы яны. 2009

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Хәтнә авылы яны. 2009

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы