- РУС
- ТАТ
Е.И.Пугачёв армиясе полковнигы
1746 ел, Казан губернасы, Казан өязе Пычак авылы – ?
1773 елның ноябре ахырында баш күтәрүчеләр отряды туплый (3 мең кеше; йөзләргә һәм командаларга бүленә).
1773 елның декабре – 1774 елның гыйнварында Казан-Арча-Мамадыш юнәлешендә хәрәкәт итә. Аның отряды Бемыш, Пыжман, Таишев заводларын кулга төшерә.
М.Гомәров вәкилләре төбәк халкын Пугачёвка тугрылык сакларга ант иттерәләр. М.Гомәров эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казан өязенең төньяк-көнчыгыш өлешен баш күтәрүчеләр яулап ала.
1774 елның гыйнварында аның отряды Камышлы авылында (хәзер Кукмара районына керә) урнаша.
М.Гомәров Казанга яу әзерли, Арчаны алырга ниятли. Пугачёв әмере буенча отрядының бер өлешен (1500 кеше) баш күтәрүчеләр тарафыннан камалган Минзәлә янына җибәрә. М.Гомәров үзе Нагайбәк-Эстәрлетамак төбәгендә көрәшне дәвам итә.
1774 елның мартында кулга алына.
Камчы белән суктырыла, тамгалана һәм каторгага сөрелә.
Алишев С.Х. Пугачёв полковнигы // Казан утлары. 1967. № 1;
Имамов В. Татар яугирләре (Татарлар Пугачёв явында): тарихи очерк. Казан, 2003;
Крестьянская война в России в 1773-1775 годах: Восстание Пугачёва. Л., 1966. Т.2;
Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. Казань, 1973.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.