Тарихы

Авылга 1930 елларда, Иске Лебедино (XVII йөз уртасысында нигез салына; XVIII йөздә Яңа Пановка, Русские Шигалки исемнәре белән дә билгеле) һәм Яңа Лебедино (XVIII йөздә нигез салына, Сластиха исеме белән дә билгеле) авыллары кушылу нәтиҗәсендә төзелә.

1860 елларга кадәр Иске Лебедино халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (элекке ясаклы крәстияннәр, шул исәптән керәшен татарлар), ә Яңа Лебедино халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавытлары: Н.Г.Змиев, 1730 еллардан – Толстойлар). Халкы игенчелек һәм терлекчелек, он тарттыру белән шөгыльләнә.

1877 елда Иске Лебедино авылында приход кешеләре акчасына агач Троица Живоначальная чиркәве төзелә (1930 еллар ахырында ябыла, соңрак җимерелә, 2008–2012 елларда яңа агач чиркәү төзелә).

1884 елда Изге Гурий Борадәрлеге мәктәбе эшли башлый (бер класс бүлмәсе һәм укытучы бүлмәсе булган үз бинасында урнаша). Биредә 30 рус ир бала һәм 10 керәшен баласы укый (8 ир бала, 2 кыз бала). Попечитиле – М.А.Толстая. 1889 елда земство мәктәбе ачыла, 1990 еллар башында 50 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

ХХ йөз башында Иске Лебедино авылында кирпеч заводы, тимерчелек, йон тетү, тукыма ману остаханәсе, ярма яргыч, 6 җил тегермәне, 7 вак төякләр кибете, Яңа Лебедино авылында – 4 җил тегермәне, казна шәраб һәм вак-төякләр кибете эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Лебедино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Восход» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Долганов), 1944 елда колхоздан аерым «Урак белән чүкеч» керәшен колхозы (беренче рәисе – А.П.Марьина) бүленеп чыга. 1950 елда.ике колхоз да «Заветы Ильича» колхозы составына керә. 1957 елдан «Левашёво» совхозы составында. 1965 елда авылда «Лебедино» совхозы оештырыла (1995–2003 елларда «Лебедино»күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2015 елга кадәр урта мәктәп; бина 1966 елда төзелә, 1999 елда мәктәп төбәк тарихы музее оештырыла).

Авыл янында Идел-Кама археология культурасы (неолит һәм бронза дәверләре, якынча безнең эрага кадәр V–III йөзләр), шулай ук Идел буе Болгар дәүләте чоры истәлекләре табыла.

Халык саны

1782 елда – 169 ир заты;
1859 елда – 1032 (Яңа Лебедино – 521),
1897 елда – 1882 (791),
1908 елда – 2041 (799),
1920 елда – 2324,
1926 елда – 2168,
1938 елда – 1189,
1949 елда – 788,
1958 елда – 1101,
1970 елда – 1026,
1979 елда – 759,
1989 елда – 614,
2002 елда – 585,
2010 елда – 470,
2015 елда – 478 кеше (руслар – 54%, татарлар – 34%).