Тарихы

Авылга 1740 елларга кадәр Югары Колчура авылы кешеләре нигез сала.

Революциягә кадәрле чыганакларда Башка Колчура исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы чукынган чуашлар, удел крәстияннәре). Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төяк кибете эшли (1883 елда төзелгән сәүдә кибете белән сәүдәгәр йорты сакланган).

Авыл җәмәгатенең имана җире 1431,4 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Сихтермә авылы Никола чиркәве приходына карый (хәзер Сихтермә-Хузангай).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларга кадәр Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Югары Колчура авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1977 – 2003 елларда авыл “Колчура” совхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты (1947 елдан элеккеге сәүдәгәр йортында урнаша, 2015 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, Барлык Изгеләр кәшәнәсе (авыл зиртында) бар.

1990 елларда Изге Николай Чудотворец приходы оештырыла, 1994 елда гыйбадәт кылу йорты төзелә. 1996 – 2003 елларда Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә.

Күренекле кешеләре

Л.Ф.Котова (1926–2009) – педиатр, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 377,
1897 елда – 616,
1908 елда – 845,
1920 елда – 838,
1926 елда – 657,
1938 елда – 531,
1949 елда – 423,
1958 елда – 488,
1970 елда – 515,
1979 елда – 440,
1989 елда – 343,
2002 елда – 311,
2010 елда – 319,
2015 елда – 319 кеше (чуашлар).