55 ләп төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясларында таралганнар.

ТРда бер төре – татар буяу үләне (R. tatarica). Кама елгасының уңъяк ярларында очрый.

Күпьеллык үләнчел үсемлек, озынлыгы 15-30 см, агачсыман күп бәбәкле тамырчалы, катлау-катлау булып кубып төшүчән кызгылт кабык белән капланган. Сабагы туры, ботаклы, 4 кырлы. Аскы яфраклары – каршыдаш, калганнары ланцетсыман, такыяга җыелганнар. Чәчәкләре вак, саргылт-яшел төстә, ярымчатырда, себеркәч чәчәк төркеменә җыелганнар. Җимешләре – шарсыман кара сусыл төшләр. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-август айларында өлгерә.

Бик сирәк, юкка чыга баручы төр, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).