Эчтәлек

Урта гасырларда Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә язма рәвештә тарала. Шәхси, дөньяви тормышта, шәрекъ идарәчеләре сарайларында кулланылышта йөри.

Фалнамә буларак шулай ук Коръән, күләмле шигъри әсәрләр, төш юрау китаплары һ.б. файдаланыла.

Төрки телдә сакланган иң борынгы фалнамә — «Ырк битик» (IX йөз «Багу китабы», Британия музеенда саклана, Лондон), татар телендә — «Козгын фалы», «Комалак салу», «Унике еллык хайван белән аталган фалнамә», «Йосыф тәгъбирнамәсе», «Нәүширван тәгъбирнамәсе» һ.б.

Әдәбият

Төш юрау китабы: тәгъбирнамә, юрамышлар, ырымнар. К., 1991; 

Әхмәтҗанов М. Татарда күрәзә ысуллары // Идел. 1996. № 12; 

Ырк битиг: Древнетюркская гадательная книга. М., 2004.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов