Биографиясе

1852 елның 22 апреле, Бакчасарай шәһәре, Кырым – 1920 еллар ахыры.

1867–1874 елларда Төркиядә укый, матур язу (каллиграфия), рәсем ясау, ташка, металлга сурәт төшерү һөнәрләрен үзләштерә. Россиягә кайткач, төрле шәһәрләрдәге басмаханәләрдә металлга һәм пыялага язма текстлар төшерү, каллиграфия белән шөгыльләнә.

1882 елда Санкт-Петербургта төпләнеп, 1894 елда хосусый татар матбагасы оештыра (Бораганский И.М. басмаханәсе). Оста каллиграф, Шәрык телләрен үзләштергән белгеч буларак, 1898–1908 елларда Петербург университетында төрек-татар телләрен һәм Шәрыктәге матур язу ысулларын укыта.

1920 елларда Башкортстанда китап басу эшен оештыруга якыннан катнаша.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974.

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.