Биографиясе

1929 елның 26 сентябре, Лаеш районы Агайбаш авылы — 1971 елның 2 августы, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1953), Урыссу, 1957 елдан Ютазы район хастаханәләрендә хирург, баш табиб булып эшли.

1960 елдан Казан медицина институтының балалар хирургиясе кафедрасында, 1970 елдан педиатрия факультеты деканы.

1968 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар хирургы.

Хезмәтләре үт юлларының бавыр эче архитектоникасына һәм аның клиник әһәмиятенә, ашказаны авыруларын хирургия юлы белән дәвалауга карый.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Резекция желудка по материалам Уруссинской районной больницы ТАССР // Казан. медицина журн. 1960. № 1;

Опыт неотложной хирургической помощи при острых процессах брюшной полости в условиях районной больницы // Казан медицина журн. 1965. № 5.