Биографиясе

1917 елның 29 сентябре, Казан – 1993 елның 7 августы, шунда ук.

Казан коммуналь хуҗалык инженерлары институтын (1941 ел), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1958 ел) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946 елдан «Серго исемендәге завод»та (Зеленодольск шәһәре): баш инженер (1949 елга кадәр), капиталь төзелеш бүлеге башлыгы (1949–1950), КПСС ҮК парторгы (1950–1954), партком секретаре (1954–1956).

1958–1963 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.

1963–1966 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР МСның Партия-дәүләт контроле комитеты рәисе урынбасары.

1966–1980 елларда ТАССРның торак-коммуналь хуҗалык министры.

1959–1980 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Октябрь революциясе, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.                   

Автор – Е.Б.Долгов