Биографиясе

1896 елның 24 марты, Әстерхан шәһәре — 1980 елның 20 марты, Казан.

Саратов университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1919), Саратов госпиталендә табиб-инфекционист, 50 нче Кызыл Тамань дивизиясе табибе.

1920 елдан Әстерхан медицина институтында, 1927–1951 елларда патологик анатомия кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышы елларында Әстерханның фронт яны эвакогоспитальләрендә баш патологоанатом.

1951 елдан Төньяк Осетия медицина институтының гистология кафедрасы мөдире.

1959 елдан Казан медицина институтының патологик анатомия кафедрасы мөдире, 1967 елдан институтның Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә морфология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре.

Непряхин 1963 елда Казан патологоанатомнарының фәнни җәмгыятен оештыра.

Хезмәтләре малярия, туберкулёз, үпкә ялкынсынуын анатомик-клиник өйрәнүгә, майлы күзәнәкләрне өйрәнү ысулларына карый.

Хезмәтләре

О тучных клетках нервной системы // Архив патологии. 1960. № 10; Об этиологии, патогенезе и патоморфологии самопроизвольной гангрены // Казан. медицина журн. 1970. № 5.

Әдәбият  

Профессор Гавриил Георгиевич Непряхин // Казан. медицина журн. 1976. № 5.