Биографиясе

1947 елның 3 октябрендә Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Сосновка авылында туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1970), шунда ук математика анализ кафедрасында (1975–1996), Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының ихтималлылык теориясе бүлегендә (1996–2001) эшли; бер үк вакытта, 1996 елдан, Ульянов педагогика университетында, математика анализ кафедрасы мөдире (1999 елдан).

2001 елдан Кубань университетының Новороссийск филиалы профессоры

Хезмәтләре функциональ анализга карый. Матвейчук Нейман алгебрасының ортогональ проекторларында бирелгән үлчәнешләр өчен Глисон проблемасын чишә.

Хезмәтләре      

Одна теорема о состояниях на квантовых логиках // Теорет. и мат. физика. 1980. Т. 45, № 2;

Описание полуконечных мер в полуконечных алгебрах // Функциональный анализ и его приложения. 1981. Т. 15, вып. 3;

Measures on Effects and on Projections in Space with Indefinite Metric // Fields Institute Communications. 2000. V.25.