Биографиясе

1920 елның 23 декабре, Төркестан АССР, Фирганә шәһәре – 1997 елның 17 апреле, Ташкент.

Үзбәк телендә яза.

Урта Азия дәүләт университетын тәмамлый (1942, Ташкент). Әндижан педагогия институтында укыта (1942–1945), «Ёш ленинчы» (1945–1948), «Кизил Ўзбекистон» (1945–1960) газеталарында эшли. Үзбәкстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе була (1957–1969). «Шарк юлдузи» (1960–1965) һәм «Гүлистон» (1969–1980) журналларының, «Ўзбекистон адабиёти ва санъати» газетасының (1981–1982) баш мөхәррире.

Иҗаты

Әсәрләре 1938 елдан басыла башлый. Әсгать Мохтар – «Булат коючы» («Пўлат куювчи», 1947), «Зур юлда» («Катта йўлда», 1949) поэмалары, «Хөрмәтле кардәшләрем» («Ҳамшаҳарларим», 1949), «Рәхмәт, сөеклем» («Раҳмат, меҳрибоним», 1954), «99 миниатюра» (1962) шигъри җыентыклары, «Елгалар кушылган җирдә» («Дарёлар туташган жойда», 1950), «Каракалпак кыйссасы» («Қора-қалпоқ киссаси», 1958) повестьлары, «Апа-сеңелләр» («Опа-сингиллар», 1955), «Туу» («Туғилиш», 1961), «Дәвер минем тәкъдиремдә» («Давр менинг тақдиримда», 1964), «Чинар» («Чинор», Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт бүләге, 1968, татарча басмасы – 1976), «Күзгә йокы кермәгәндә...» («Тундаликлар...», 1997) романнары, берничә пьеса, А.Пушкин, М.Лермонтов, А.Блок, К.Симонов, У.Шекспир, Ф.Шиллер, Софокл әсәрләренең тәрҗемәләре авторы.

Үзбәкстанда татар әдәбиятын актив пропагандалаучы буларак, вакытлы матбугатта Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Әпсәләмов, Х.Такташ иҗаты турында мәкаләләр бастыра, Т.Тукай (1946, 1961, 1986) һәм М.Җәлил (1958, 1982) шигырьләре җыентыкларын басмага әзерли (төзүче, кереш сүз авторы һәм кайбер шигырьләрнең тәрҗемәчесе).

Әсгать Мохтар әсәрләре рус, инглиз, белорус, украин, кытай, румын, һинди, урду һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Әсәрләре

Танланган асарлар. Тошкент, 1958.

Танланган асарлар: 4 томлик. Тошкент, 1971–1973.

Чинар. Казан, 1976.

Автор – Р.Р.Мусабәкова