Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Бимәр исеме белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек, сарык тиресе эшкәртү, умартачылык кәсепчелеге тарала.

1878 елда үзлегеннән укып белем алган крестьян Е.Семенов авылда мәктәп ача, 1884 елда ул чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1108,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантоны – Чыпчык, 1925 елдан – Калинино волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Бөреле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елда эшче-крестьян депутатларның Бимәр авыл советы төзелә (шулай ук Бөреле җәнлек совхозы, Таш карьеры, Бөреле тимер юл станциясе поселоклары территорияләрен үз эченә ала), 1945 елга кадәр элеккеге кулак йортында урнаша; 1981 елга кадәр эшли. Авыл советы җитәкчелегендә колхоз оештырыла.

Авылда шулай ук ОГПУ исемендәге сәнәгать артеле (киемнәр тегү һәм киез итек басу) филиалы, 1994 елдан – “Бөреле” агрофирмасы, 2001 елдан – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2010 елда китапханә фонды Бөреле китапханәсенә күчерелә, 2008 елда клуб ябыла.

Авыл янында аохеология истәлеге – Бимәр шәһәрлеге һәм зират (XVI йөз) табыла.

Күренекле кешеләре

А.В.Ковязина (1987 елда туган) – самбо, дзюдо буенча РФнең спорт остасы, Универсиада – 2013 җиңүчесе (Казан, самбо, алтын медаль), хатын-кызлар арасында РФ чемпионы (2014, самбо);

З.В.Мөхәммәтҗанова (1951 – 2016) – рәссам-график, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

В.М.Смелков (1938 елда туган) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты, ТРның атказанган геологы, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре;

Р.Л.Смолина (1941 елда туган) – сыер савучы, ТАССРның атказанган терлекчесе, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры;

Л.М.Соколов (1908 – 1981) – очучы, полковник, Советлар Союзы Герое, 3 Ленин ордены, 3 Кызыл Байрак, 2 Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 24,
1782 елда – 248 ир-ат;
1859 елда – 661,
1897 елда – 659,
1908 елда – 791,
1920 елда – 890,
1926 елда – 1411,
1938 елда – 1056,
1958 елда – 856,
1970 елда – 685,
1989 елда – 562,
2002 елда – 359,
2010 елда – 348,
2017 елда – 389 кеше (руслар – 52%, татарлар – 47%).