- РУС
- ТАТ
бораулау мастеры, Социалистик Хезмәт Герое (1966)
1922 елның 3 апреле, Бөгелмә кантоны Шөгер авылы — 2005 елның 11 гыйнвары, Минзәлә шәһәре.
Хезмәт эшчәнлеген 1939 елда туган авылында колхозчы буларак башлый.
1941–1981 елларда Шөгер, Әлмәт-Сарман, Кама, Ямаш нефть эзләү идарәләрендә, Әлмәт бораулап нефть эзләү конторасында, «Татнефтеразведка» трестының Минзәлә бораулап нефть эзләү идарәсендә эшли.
1981–1990 елларда «Татнефть» ҖБнең Минзәлә бораулап нефть эзләү трестында мастер, өлкән инженер.
Шәрәфетдинов җитәкләгән коллектив ТАССР территориясендә — 200 дан артык, Удмурт АССРда якынча 100 нефть эзләү скважиналары бораулый. Шәрәфетдинов Ромашкино, Алабуга, Миңлебай, Яңа Елховой нефть чыганакларын эзләүдә катнаша (барлыгы 30 мәйданчык), яңа техник чаралар һәм технологияләрне гамәлгә кертүнең инициаторы була. Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге бригада беренчеләрдән булып айга 1000 м га кадәр бораулау тизлегенә ирешә; ел саен план йөкләмәләрен арттырып үти, илнең нефть эзләүчеләре социалистик ярышларында лидер була.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Герой исеме 7 еллык план (1959–1965) йөкләмәләрен үтәүдәге фидакарь хезмәте һәм батырлыгы өчен бирелә.
Ленин ордены, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әлмәт һәм Минзәлә шәһәрләрендәге Геройлар аллеяларында Шәрәфетдинов бюстлары, Иске Шөгер авылында барельеф, үзе яшәгән йортта мемориаль такта куелган.
Минзәләдә бер урам аның исеме белән атала.
Минзәләнең төбәкне өйрәнү музеенда һәм Шөгер мәктәп музеенда Геройга багышланган экспозиция булдырылган.
Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980;
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003;
Исхаков М.Ш. Наш Лениногорск. К., 2005;
Мензелинский край: История и современность. Мензелинск, 2006.
Автор — М.Җ.Гаитов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.