Биографиясе

1897 ел, хәзерге Дагстан Республикасы Аксай авылы – 1919 елның 8 октябре, шунда ук, Батайорт авылы. Язучы Нухай Батырморзаевның улы.

Батырморзаевның шәхес булып формалашуына Исхак исемле татар мөгаллиме көчле йогынты ясый, аның киңәше белән Батырморзаев Әстерхан һәм Казан мәдрәсәләрендә укый.

Иҗаты

Батырморзаевның 1916–1917 елларда язылган «Мәдрәсәгә мулла килде», «Муллаларга үч итеп», «Шамхал нүкәре» пьесаларында, «Даниялбәк» драмасында иске карашлар фаш ителә, тау халыкларында яшәп килгән кан үче, байлыгына карап кыз ярәшү кебек гадәтләр, социаль гаделсезлек тәнкыйтьләнә.

Драматург буларак, Г.Камал иҗаты тәэсирендә формалаша. Туган авылында һәм Әстерханда укыган елларында аның «Бәхетсез егет», «Беренче театр» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнавы, соңрак драматургның «Гашыйк», «Безнең шәһәрнең серләре» пьесаларын кумык теленә тәрҗемә итүе мәгълүм. Батырморзаев инициативасы белән «Безнең шәһәрнең серләре» тәрҗемәсе 1918 елда Тимерхан-Шура шәһәре (хәзерге Дагстан Республикасындагы Буйнак шәһәре) театры сәхнәсендә уйнала.

Шигъри иҗатында («Халыкка», «Халык мәнфәгатен яклаучыга» һ.б. шигырьләр) Г.Тукай поэзиясенең тәэсире сизелә. Батырморзаевның татар шагыйре С.Сүнчәләй шигырьләре турында язган кулъязма рецензиясе саклана.

Әдәбият

Алиев С. Дорога в современность. Махачкала, 1977.

Акбиев С.-М.Х. Связи времен и дружба литератур. Махачкала, 1985.

Автор – Р.К.Ганиева