Партиясез, демократик орган.

Казанда рус телендә 1918 елның 11 гыйнварыннан 16 гыйнварына кадәр бары 3 саны гына нәшер ителә.

«Казанская речь» нәшрияты тарафыннан «Труд» басмаханәсендә басыла.

Газетаның барлык саннары да басмага редколлегия тарафыннан имзаланып тапшырыла һәм 1918 елның гыйнвар башында большевикларның Учредительләр җыенын куып таратуын тәнкыйтьләү­гә багышлана («Учредительләр җыены әгъзаларын кулга алу», «Большевиклар властьта» һ.б. мәкаләләр).

«Казанская речь» битләрендә совет хакимиятенең җирле органнары тарафыннан демократик басмаларның репрессияләнүе дә кискен тәнкыйть ителә («Студенческая речь», «Народное дело» газеталары ябылу). Илдәге сәяси хәлләрне шәрехләп, газета болай дип яза: «Большевиклар илне эндәшмәскә мәҗбүр итмәкче. Тик сүз иреге һәм уй беркайчан да көчләүгә бирешми».

«Казанская речь» басмаханәдәге кәгазь запаслары хакимиятләр тарафыннан тартып алынгач чыгудан туктый.

Автор – Т.М.Насыров