Эчтәлек

Авторы Хисам Кятиб.

Ф.Гаттарның шул ук исемдәге фарсы телендә язылган әсәренә назирә дип фаразлана. Бу дини-дидактик эчтәлекле лироэпик әсәрдә сүз төп геройның авыр язмышы, аның ахирәттә күргән михнәтләре турында бара. Хикәяләү чүлдә Гайсә пәйгамбәр белән очрашып җанланган, аңа үзенең үткән гомере турында сөйләүче баш исеменнән бара.

Җөмҗөмә солтан тиңсез байлыкларга, меңләгән коллар һәм кәнизәкләргә ия була. Фәкыйрьләргә һәм дәрвишләргә карата юмартлык күрсәтсә дә, үлгәч җәһәннәмгә эләгә һәм чиксез газаплар кичерә. Бу хәлне «Җөмҗөмә солтан»ның авторы Җөмҗөмә солтанның Аллаһка, аның кодрәтенә ышанмавы белән аңлата. Ләкин Аллаһ әмере белән ул үзенең элекке кыяфәтендә яңадан терелә, ислам динен кабул итә һәм калган гомерен намаз укып, тәүбә кылып уздыра.

Әсәрнең 30 га якын кулъязма нөсхәсе бар, алар Казан, Санкт-Петербург, Ташкент, Париж архивлары һәм китапханәләрендә саклана. 1872 елдан алып «Җөмҗөмә солтан» Казанда берничә тапкыр басылып чыга. Әсәрне өйрәнүгә Җ.Алмазов, Х.Госман, Г.Таһирҗанов, Х.Курбатов, Р.Исламов һәм башкалар үз өлешләрен кертә. 1881 елда М.Юмачиков әсәрне татарча варианттан казакъ теленә тәрҗемә итә (барлыгы 10 басмасы чыга).

Әдәбият

Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. Казан, 1981;

Әхмәтҗанов М. «Җөмҗөмә дастаны» тәрҗемәсе // Әдәби мирас. Казан, 1996. 3 кит.;

Хөсам Кятиб. Җөмҗөмә солтан. Казан, 2000;

Жуковский В. Джумджума-наме. Легенда об Иисусе и черепе в персидском стихотворном сказе Аттара // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1892. Т. 7;

Исламов Р.Ф. Письменный памятник татарской литературы XIV в. «Джумджума султан» // Катановские чтения: Сб. статей. Казань, 1998.

Автор –А.М.Ахунов