Биографиясе

1927 елның 21 декабре, Арча кантоны Югары Кибәхуҗа авылы — 1990 елның 14 сентябре, Казан.

Бөтенсоюз театр сәнгате институтын (ГИТИС, Мәскәү, 1949), А.М.Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1957) тәмамлый.

Яшь тамашачылар театрында, Татар академик театрында актёр (1949–1951), ТАССР МСның Радиофикация комитетында (1952–1955) хәбәрче булып эшли.

1959 елдан шәһәр тибындагы Азнакай посёлогында: Мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек итә, «Маяк» газетасы редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара (1967–1980).

Иҗаты

Хәсәнов әсәрләренең геройлары — көчле рухлы, батыр һәм бурычларына тугрылыклы кешеләр. Нефтьчеләр тормышы һәм хезмәте турында «Беренче хикәяләр» (1952), «Сөмбел» (1954) хикәяләр җыентыклары; «Яңа горизонт» (1953), «Урман шаулый» (1955), «Кыюлар юлы» (1956), «Ике повесть» (1968) повестьлары; «Беренче ау» (1990) повестьлар җыентыгы; «Бораулау мастеры» (1953) очерклар җыентыгы авторы. Эшчеләр, нефтьчеләр һәм авыл халкы белән Хәсәнов романнарының тематикасы күптөрле: авыл кешеләренә багышланган «Саф җилләр» (1964); нефть төбәгендә автострада төзүчеләр тормышын яктырткан «Юллар, юллар» (1966), «Кама таңнары» (1973; русчага тәрҗемә «Камские зори», 1980); нефтьчеләргә багышланган «Шөгеровлар» (1984); тарихи-революцион тема күтәрелгән «Саумы, кояш» (М., 1973; русчага тәрҗемә «Здравствуй, солнце!», М., 1980) романнары. Хәсәнов иҗатында күмәкләштерү һәм кулакларга каршы көрәш турындагы «Язгы аҗаган» романы (1987; русчага тәрҗемәдә «Весенняя зарница», 2004; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1988) аерым урын били. «Нурихан» комедиясе (1955 тә куела), «Рамай» драмасы (1957 дә куела) Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Балалар өчен «Динозаврлар өнендә» (1978), «Ут-малай» (1989) һ.б. китаплар авторы.

Әдәбият

Галимуллин Ф. Юл кешесе // Казан утлары. 1982. № 3; 

Гамбәр Н. Ул тормышны ярата иде // Казан утлары. 1997. № 12; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.