Биографиясе

1907 елның 23 сентябре, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Аксубай районы) Кәкрекүл авылы – 1987 елның 28 июне, Алабуга шәһәре.

Мәктәпнең биш сыйныфын, Татар коммунистик университетын (Казан, 1932 ел), Хәрби сәяси курслар (1942 ел) тәмамлый.

Туган авылында уку йорты мөдире, авыл советы секретаре, рәисе, «Большевик» колхозы рәисе, ВКП(Б) Аксубай райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче армиянең 44 нче гвардия укчы дивизиясе 128 нче гвардия укчы полкының тупчылар взводы командиры. 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия (1944 ел) һәм Млава-Эльба (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Сероцк шәһәреннән (Польша) төньяктарак Нарев елгасы янындагы плацдармны саклаганда батырлык күрсәтә. 1944 елның 5 октябрендә Г.Г.Романов командалыгындагы артиллеристлар Дзержинец авылы янында дошман контратакасын кире кайтарганда 5 танкны сафтан чыгаралар һәм зур төркем пехотасын юк итәләр. Г.Г.Романов яралана, ләкин сафта кала.

Авыр яраланудан соң, 1945 елда, армиядән демобилизацияләнә.

Туган авылында яши һәм эшли, аннары Алабуга шәһәренә күчә. КПССның Аксубай һәм Алабуга райкомнарын җитәкли. 1946–1954 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Алабуга һәм Кривоозерки авылларында урнаштырыла. Аның исемен Кәкрекүл урта мәктәбе (бинага мемориаль такта куелган) һәм Аксубай поселогында урам йөртә.

Әдәбият

 Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 110, 120, 121; Казань, 2021. Т. 2. С. 228;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 128.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина