Административ-территориаль буйсынуы

1925 елда Керәшен Сәрдәсе авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнгән. Беренче исеме – Иске Йорт.

ТАССРның Арча кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә.

1960–1970 елларда халкы Керәшен Сәрдәсе авылына күченә башлый.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1935 елда) авылда “Иксуар” колхозы оештырыла. 1951 елдан − “Заря” колхозында (үзәк утар − Керәшен Сәрдәсе авылы), 1995 елда − “Заря” крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә, 1997 елда –«Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә,

2005 елда аның җирлегендә “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырыла, 2006 елда “Тан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятегә үзгәртелә (2007 елга кадәр эшли).

Халык саны

1949 елда – 108,
1958 елда – 112,
1970 елда – 67,
1979 елда – 14,
1989 елда – 2,
2002 елда – 4,
2010 елда – 2,
2020 елда – 2 кеше (татарлар).