Биографиясе

1898 елның 26 декабре (1899 елның 7 гыйнвары), Саратов губернасы, Кузнецк өязе Пәлдәңге авылы — 1937 елның 3 декабре, Казан.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә (Оренбург шәһәре) укый.

Һөнәр училищесен тәмамлаганнан соң (1914), Актүбә шәһәрендә тегермәндә, Гурьев текстиль фабрикасында (Сембер губернасы) слесарь булып эшли.

1917 елдан РСДРП әгъзасы; Сызрань тимер юл депосында, Россия армиясенә мобилизацияләнгәннән соң — Сызрань гарнизонында агитация белән шөгыльләнә һәм революцион эшчәнлек алып бара.

Октябрь революциясе вакытында Идел буенда Совет хакимияте өчен көрәштә катнашучы. 1918–1919 елларда 3 нче Интернационал легионы, Идел буе татар укчыларының беренче аерым бригадасы комиссары.

1919–1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы, ТАССР Вакытлы революцион комитеты секретаре.

1921 елдан Казан укчы командирлар курсларының сәяси бүлеге башлыгы, аннары Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбендә (Казан) комиссар.

1925 елда Усмановка дивизия комиссары исеме бирелә, ул Кызыл Армия милли хәрби уку йортларының (Мәскәү) инспекторы итеп билгеләнә.

1926–1927 елларда Шәрекъ институтының (Ташкент) хәрби курслар сәяси бүлеге башлыгы.

1927 елда армиядән демобилизацияләнә, Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе була, Казанда радиостанция төзү буенча махсус вәкил.

1930 елдан әдәбият өлкәсендә. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

«Канлы көннәрдә» (1919), «Беренче адым» (1920), «Бай кызы» (1923), «Туган ил» («Страна родная», М., 1935) пьесалары, «Памирдан радио», (1925; рус теленә тәрҗемәсе «Радио с Памира», М., 1926), «Легион юлы: Тургай далаларында» (1936) повестьлары, күпсанлы хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр авторы.

Усманов иҗатында Совет хакимияте өчен көрәш темасы мөһим урын алып тора.

Репрессияләр чоры корбаны (1937); үлгәннән соң аклана.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. К., 1964.

Әдәбият

Яхин А.Г. Шамил Усманов (1898–1937). К., 1963; 

Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. К., 2009; 

Сагайдак А.Ш. Глазами памяти. К., 1982.