Эчтәлек

Авылга XVII йөздә Тагашур авылыннан күченүчеләр нигез сала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 772,14 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Чепья авыл җирлеге составына керә.

1931 елда “1 май” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Александров), 1935 елдан – “Яңа көч” колхозы, 1951 елдан – Тельман исемендәге колхоз, 1958 елдан “Труд” колхозы составында. 1995 елдан “Труд” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1930 елда – уку өе, 1933 елда – башлангыч мәктәп (1980 елда ябыла), 1954 елда китапханә ачыла. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 306,
1884 елда – 466,
1905 елда – 620,
1926 елда – 701,
1938 елда – 596,
1949 елда – 389,
1958 елда – 282,
1970 елда – 175,
1979 елда – 138,
1989 елда – 99,
2002 елда – 107,
2010 елда – 97,
2015 елда – 98 кеше (татарлар).