Биографиясе

1921 елның 15 сентябре Арча кантоны (хәзерге Балтач районы) Чутай авылы – 1988 елның 25 июне, Казан шәһәре.

1931 елдан Байкал аръягында яши.

1941-1942 елларда Чита өлкәсе Кыра районы Хапчеранга аккургаш комбинатында өлкән бухгалтер.

1942 елдан Кызыл Армиядә.

Байкал арты укчы-минометчыларучилищесен тәмамлый (1944).

1944 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, кече лейтенант, 102 нче Кызыл байраклы, Ленин орденлы Суворов орденлы Ерак Көнчыгыш Новгород-Северский укчы дивизиясе 40 нчы Амур укчы полкының станоклы пулемётлар взводы командиры. Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.

1944 елның 24 июнендә батырлык күрсәтә. Белоруссиянең Рогачёв шәһәре янында Друть елгасын кичкәндә, взводка җитәкчелек итеп, дошманның 3 контрһөҗүмен кире кайтара, берүзе 40 лап фашистны юк итә. 

1945 елда Җиңү парадында катнаша.

1946 елдан запастагы майор. 1961 елда Казан университетын тәмамлый.

1947–1974 елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

В.Г.Булатовның бюсты Балтач шәһәр тибындагы поселогында Геройлар аллеясында, Арча шәһәре «Дан» мемориаль комплексында, Балтач районы Чутай авылында куела. Балтач шәһәр тибындагы поселогында һәм Чутай авылында аның исемендәге урамнар бар.

Әдәбият

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И.Н.Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с.;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. Т. 1. С. 558, 596;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.