Биографиясе

1872 елның 12 марты, Гродно губернасы — 1929 елның 5 июле, Эстония, Тарту шәһәре.

Польша-Литва татарларыннан.

Михаил артиллерия училищесен (Санкт-Петербург, 1893), Генераль штабның Николай академиясен (Санкт-Петербург, 1899) тәмамлый.

Рус-япон (1904–1905), Беренче бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнаша.

Полковник (1908), генерал-майор (1915), генерал-лейтенант (1917).

1910–1913 елларда Генераль штабның Баш идарәсендә бүлек башлыгы.

1914–1917 елларда Кавказ җирле халыклар атлы дивизиясе, 2 нче кавалерия корпусы штаблары башлыгы.

1917 елда 12 нче кавалерия дивизиясе, 26 нчы корпус командиры, 12 нче армия белән командалык итә. 1917 елның ахырында аклар хәрәкәтенә кушыла, 1918 елның җәендә генерал А.И.Деникинның Иреклеләр армиясе сафына баса.

1919 елда барон П.Н.Врангельнең Кавказ армиясе штабы башлыгы, 5 нче кавалерия корпусы командиры.

1920 елда 3 нче рус армиясе формалашу сәбәпле, чит илгә чыгып китә. Эмиграциядә Тартудагы үз утарында яши.

Бүләкләре

Георгий коралы, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, шулай ук чит ил орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Залесский К.А. Кто был кто в Первой мировой войне. М., 2003; 

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.