Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1929 елда, башка мәгълүматларга караганда, 1922−1923 елларда Урсалыбаш авылы кешеләре нигез сала. Беренче исеме – Күмәк.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлки волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Сөләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Салкын Чишмә” колхозы оештырыла. 1950 елда Фрунзе исемендәге колхоз составына керә.

Халык саны

1938 елда – 256,
1949 елда – 226,
1958 елда – 296,
1970 елда – 157,
1979 елда – 99,
1989 елда – 22,
2002 елда – 33,
2010 елда – 47,
2015 елда – 21 кеше (татарлар).