Халык кузгалышына самодержавие һәм җәмгыять, дворян-алпавытлар һәм крәстияннәр, буржуазия һәм пролетариат, патша хөкүмәтенең бөекдержавачыл сәясәте һәм халыкларның милли бәйсезлеккә омтылышы арасындагы каршылыклар кискенәю сәбәп була.

Революцион кризисның көчәюе Россиянең 1904–1905 еллар рус-япон сугышында җиңелүен тизләтә. Революция 2 стадиядә уза: 9 гыйнварда Санкт-Петербургта эшчеләрне аттырудан 1905 елгы декабрь кораллы восстаниесенә кадәр – күтәрелеш, кораллы восстаниенең бастырылуыннан 1907 елның 3 июнендә 2 нче Дәүләт Думасы куып таратылуга кадәр – төшү чорларын кичерә.

Революциянең этәргеч көчләрен эшчеләр сыйныфы, крәстияннәр, милли төбәкләрдәге изелеп яшәүче халыклар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм төрле катлау шәһәр халкы, шулай ук буржуазиянең бер өлеше тәшкил итә.

Кузгалыш барышында хөкүмәт яклы, либераль-буржуаз һәм революцион-демократик юнәлештәге 3 сәяси лагерь барлыкка килә.

Патшаның демократик хокуклар һәм ирекләр, законнар чыгаручы дума чакыруны вәгъдә иткән 1905 ел 17 октябрь Манифестыннан соң җәмгыятьне революцион юл белән үзгәртеп коруга курс алган социалистик партияләр самодержавиегә каршы кораллы көрәшкә һәм Учредительләр җыенын чакыруга өндәүләрен дәвам итәләр, ә шул вакытта илнең акрынлап реформалашуына өмет тоткан буржуаз партияләр Манифест тәкъдимнәре белән чикләнүгә һәм илдә конституцион монархия урнашуга ризалык белдерәләр.

Әмма Манифестта игълан ителгән үзгәрешләр һәм реформалар гамәлгә ашарга өлгермәстән туктатыла. Берсе 72, икенчесе 103 көн яшәп калган 1 нче һәм 2 нче Думалар таратыла.

2 нче Думаны куып тарату һәм сайлау законының үзгәртелүе самодержавие тарафыннан 17 октябрь Манифестының бозылуын һәм реакция чоры башлануны аңлата.

Илдә хөкем сөргән сәяси, икътисади, социаль һәм милли характердагы каршылыклар чишелеш тапмый.

Казан губернасында

1905–1907 еллардагы революция вакыйгалары Казан губернасы территориясендә актив җәелә.

9 гыйнварда Санкт-Петербургтагы тыныч демонстрациягә каршы корал кулланганнан соң, губернада стачка хәрәкәте сизелерлек көчәя. 1905 елның гыйнвар–мартында Казанда 20 дән артык эшче стачкалары уза, аларда 6500 кеше катнаша.

Гыйнвар–февральдә стачка хәрәкәтенә Казан университеты һәм Ветеринария институты студентлары, Казан татар укытучылар мәктәбе, шәһәр гимназия-мәктәпләре, шәһәр һәм губернаның башка уку йортлары укучылары да кушыла.

Казан либераллары, җыелышлар җыеп, сәяси һәм икътисади буржуаз реформалар үткәрүне таләп иткән петицияләр тутыралар.

Татар либераллары шулай ук, петицияләр язып, милли мәдәният һәм мәгарифне, ана телен үстерүне, татар эшмәкәрләре һәм дин әһелләренә куелган чикләүләрнең бетерелүен таләп итәләр.

1905 елның язы һәм җәендә кузгалышта катнашучылар саны арта (Казан пристаненда, Шабановның күн заводында, Локкеның паркет фабрикасында, Алафузов предприятиеләрендә стачкалар була), крәстияннәр хәрәкәте көчәя, көрәш рухы солдатларны да кузгата.

Патша манифесты игълан ителгәннән соңгы погром һәм репрессияләргә җавап итеп, социал -демократлар, эсерлар, Крәстияннәр берлеге вәкилләре халык милициясе һәм Казан шәһәр коммунасы (1905 елның 19–21 октябрендә гамәлдә була) төзергә карар итәләр.

21 октябрьдә шәһәр думасы бинасына урнашкан Шәһәр коммунасы карагруһчылар, полиция, армия һөҗүменә дучар булып тар-мар ителә. Аны саклаучы 130 кеше кулга алына.

Губерна тормышының 1906 ел башындагы төп сәяси вакыйгасын 1 нче Дәүләт Думасына сайлаулар тәшкил итә.

Думага сайлаулар алдыннан губернада кадетлар партиясе оешмасы төзелә һәм актив рәвештә пропаганда эшен җәелдерә.

Свешников, Рам, Либих заводлары, «Газ һәм электр» җәмгыяте эшчеләре сайлауларга бойкот белдерәләр, шәһәр сайлаучылары арасында сайлауларга килми калучылар проценты зур була.

Шулай да сайлауларны өзү ниятләре барып чыкмый; нәтиҗәдә, Казан губернасыннан һәм Казаннан сайланган 10 депутатның алтысы – Думаның хезмәт (трудовиклар) төркеменә (бер депутат бер үк вакытта мөселманнар төркеме әгъзасы да була), икесе – кадетлар фракциясенә, икесе кадетларга якын торучы мөселманнар берлегенә керә.

1906 елның 8 июлендә 1 нче Дума куып таратылганнан соң революцион чыгышлар дәвам итә, ләкин забастовка хәрәкәтенең куәте кими. 1906 елда губернада 10 нан артык профсоюз оеша, 1907 елның башында алар Профсоюзлар үзәк бюросына берләшәләр.

1906–1907 елларда урыннардагы иҗтимагый тормышка демократик рухлы вакытлы матбугат  – «Азат», «Азат халык», «Таң йолдызы», «Урал», «Вечернее эхо», «Волжский листок» («Волжский курьер»), «Волжский вестник», «Дневник Казани», «Казанский вечер», «Крестьянская газета» һ.б. зур йогынты ясый.

1906 елда 148 крәстиян күтәрелеше булып уза. Столыпинның аграр реформасы губернаның авыл хуҗалыгындагы каршылыкларын юкка чыгара алмый.

Казан студентларының революцион җыелышлары һәм митинглары шулай ук дәвам итә, 1906 елда Студентлар вәкилләре советы оештырыла.

1907 ел башында 2 нче Дәүләт Думасына сайлаулар уздырыла. Думага 5 трудовик (берсе мөселман-трудовик), 3 мөселманнар берлеге әгъзасы, 1 кадет үтә, шулай ук Казаннан 1 депутат урынын октябрист ала.

1906 елның октябреннән Казанда көчле сак хезмәте булдырыла, шушы бер ай эчендә шәһәр полициясе тарафыннан 40 тентү һәм кулга алулар оештырыла, демократик рухлы матбугат органнары кырыс цензурага дучар ителә, конфискацияләнә, ябыла.

1907 елның 3 июнендә 2 нче Дума куып таратылганнан соң, губернада репрессияләр көчәя, алар, башлыча, революцион партияләрнең урыннардагы оешмаларына һәм самодержавиегә оппозициядә торучы көчләргә каршы юнәлдерелә.

Чыганаклар

Революционное движение в Татарии в 1905–1907 гг.: Док. и материалы. Казань, 1957.

Революция 1905–1907 гг.: Док. и материалы. М., 1975.

Әдәбият

Аросев А. Казанские очерки революции 1905 года. Казань, 1925.

Ибрагимов Г. Татары в революции 1905 г. Казань, 1925.

Татария в дни первой русской революции. Казань, 1955.

Хасанов Х.Х. Революция 1905–1907 гг. в Татарии. Казань, 1965.

Хасанов Х.Х. Казань в годы первого штурма царизма. Казань, 1985.

Хабибрахманова А.В. Деятельность политических партий в Казани в годы Первой российской революции. Казань, 2006.

Автор – Р.А.Циунчук