Биографиясе

1863 елның 20 гыйнвары, Мәскәү — 1931 елның 16 марты, Казан.

Германиядә белем ала. Штутгарт шәһәрендә гимназиянең тулы курсын, Мюнхен университетының 3 курсын, Страсбург университетын (1888) тәмамлый.

1888 елдан Мәскәү университетында. 1894–1896 елларда чит илдә фәнни тикшеренүләр үткәрә. «Lambert законы һәм Arago полярлашуы» хезмәте өчен физика магистры дәрәҗәсенә лаек була (1897).

1897 елдан Казан университетында: физика һәм физик география кафедрасы буенча приват-доцент, 1904 елдан экстраординар, 1906 елдан ординар профессор, 1923 елдан физика кафедрасы мөдире.

1897 елдан университетның Метеорология обсерваториясе, 1904 елдан Россиянең көнчыгыш метеорология челтәре белән җитәкчелек итә; Казан янында шәһәр яны Магнит обсерваториясен оештыруда (Займище тимер юл станциясе янында) аның өлеше зур.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атмосфера физикасы, Татарстан климатына карый.

Ульянин электр магнитометры конструкциясен эшли, җир магнитизмы элементларын билгеләү ысулларын эшләү белән шөгыльләнә; бөтерелмәләрне күзәтү алымы белән аэрологик тикшеренүләр үткәрә, төбәкнең климатик үзенчәлекләрен һәм метеорологик күренешләрне (боз яву, көчле яңгыр һ.б.) тасвирлау буенча гомумиләштерүче хезмәтләр башкара.

Хезмәтләре

Новая русская книга по динамической метеорологии. К., 1904; 

Новая загородная Магнитная обсерватория Казанского университета и магнитные наблюдения за 1898 по 1912. К., 1914; 

Термодинамика: Лекции 1914–1915 гг. К., 1915.

Әдәбият

Переведенцев Ю.П. Метеорология в Казанском университете: Становление, развитие, основные достижения. К., 2001.