17 төрне берләштергән 11 ыруг, башлыча, тропик, субтропик һәм уртача зоналарда таралган.

ТР территориясендә 2 төре бар. Кара ләкләк (Ciconia nigra) – республикада оялаучы төр.

Зур кош, гәүдәсенең озынлыгы 70 см дан 1 м га кадәр, авырлыгы – 3-4 кг. Канатлары озын һәм киң. Томшыгы озын, нык. Тавыш ярылары үсмәгән, тавышны томшыгы белән чыгара. Баш, муен, аркасындагы каурый капламы кара, түше һәм корсагы ак төстә. Урманның сазлыклы тыныч урыннарын өстен күрә. Яшерен яшәү рәвеше алып бара. Май-сентябрьдә очрый. Оясын агачларда кора һәм аннан кабат файдалана. Җир-су хайваннары, балык, суда яшәүче умырткасызлар, сирәк кенә вак имезүчеләр белән туклана. 2-5 соргылт-ак йомырка сала, балаларны ана һәм ата кош 30 көн тирәсе утырып чыгара. Даими пар булып яшиләр.

Кара ләкләк ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Ак ләкләк – республика фаунасы өчен сирәк очып килүче төр. Лаеш, Яшел Үзән, Буа районнарында күренгәли.

Кара ләкләк