Тарихы

Авыл 1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий исеме белән дә билгеле.

Халкы башта Троица-Сергий монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, урманчылык, тегү һәм балта эше кәсепчелеге тарала.

1792 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1798 елда) алпавыт хатын Д.А.Топорнина акчасына Троица чиркәве төзелә, 1837 елда рухани А.Хрусталёв башлангычы белән җыелган акчага чаң манарасы төзелә (барокко стилендә дини архитектура истәлеге, чаң манарасы классицизм стилендә; 1930 елларда ябыла, склад буларак файдаланыла, өлешчә сакланган). Аның приходына шулай ук Патрикеево, Федяево һәм Харино авыллары халкы керә.

1834–1854 елларда авылда рухани А.Хрусталёв башлангычы белән ачылган авыл приходы мәктәбе эшли, 1868–1875 елларда – чиркәү-приход мәктәбе, 1885 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1884 елда) катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе (1895 елда – 37 ир бала һәм 1 кыз бала, 1906 елда – 58 ир бала һәм 10 кыз бала, 1912 елда 58 ир бала һәм 24 кыз бала укый) ачыла; укучыларны шулай ук тал чыбыгыннан кәрҗин, эшләпә һәм башка әйберләр үрергә өйрәтәләр.

XX йөз башында 8 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 сыраханә, 1 казна шәраб, 4 вак-төякләр кибете була; җомга саен базар эшли, ел саен 9 июльдә ярминкә уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 3110 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (33 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Килди авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Заречный” колхозы оештырыла, 1952 елда “Память Ленина” колхозы (Федяево авылы) белән берләштерелә һәм “Заветы Ильича” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елда аның составына “Красный колос” (Олан авылы) һәм “Трудовик” (Харино авылы) колхозлары кертелә, 1970 елда “Память Тимирязева” совхозы итеп үзгәртелә (1998–2006 елларда – “Заречье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында (Рус Макылы авылы) һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1964 елда – тулы булмаган урта (1979 елда яңа бина төзелә), 1996 елда – урта, 2007 елда – тулы булмаган урта, 2013 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елдан Карагуҗа урта мәктәбе филиалы).

Авылда шулай ук китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы бар.

Мәдәният йорты каршында “Надежда” вокаль (2006 елдан), “Ивушка” вокаль (2014 елдан) һәм “Улыбка” театр (2008 елдан), “Виктория” хореография коллективлары, “Нота бене” балалар вокаль (2013 елдан) һәм “Смешинки” балалар театр (2008 елдан) коллективлары эшли.

Авыл тирәсендә 12 зур чишмә бар (авыл халкы Никольский чокыры чишмәсен изге дип саный).

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхес: Г.Д.Аверьянов (1936–2007) – галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган агрономы; в 1959–1962 елларда “Заветы Ильича” колхозында агроном булып эшли.

Халык саны

1646 елда – 281,
1782 елда – 359 ир-ат;
1859 елда – 855,
1897 елда – 1014,
1908 елда – 1131,
1920 елда – 1097,
1926 елда – 1010,
1938 елда – 673,
1949 елда – 388,
1958 елда – 359,
1970 елда – 346,
1979 елда – 330,
1989 елда – 288,
2002 елда – 262,
2010 елда – 217,
2017 елда – 255 кеше (руслар).