Биографиясе

1820 елның 24 октябре, Саратов губернасы Хвалынск шәһәре – 1874 елның 29 сентябре, Санкт-Петербург.

Казан университеты Көнчыгыш телләр бүлегенең кытай теле һәм әдәбияты кафедрасы (1841) тәмамлагач, шунда ук китапханәче ярдәмчесе булып эшли.

1844 елда «Прибавление к «Казанским губернским ведомостям» газетасына мөхәррир итеп билгеләнә. Газета битләрендә аның Идел буе Болгары дәүләте, Идел буе халыкларының тормышы, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәренә һ.б. багышланган хезмәтләре еш урын ала.

Дәвамлы бирелеп бара торган «Казан буйлап сәяхәт» («Прогулки по Казани») (1849–1952) дигән рубрикада төбәк тарихына караган һәм шәһәрнең истәлекле урыннары турында мәкаләләр һәм язмалар бастыра.

«Москвитянин» (Мәскәү) журналында 1848–1952 елларда «Казаннан хатлар һәм хәбәрләр» дигән баш астында мәкаләләр циклы чыгара.

1852 елдан Санкт-Петербургта, Эчке эшләр министрлыгында статистика хезмәтендә. «Россия империясендә халык яши торган урыннар исемлеге»н («Списки населённых мест Российской империи ...» (1–65 чыгарылыш, СПб., 1861–1885) чыгаруда катнаша. 9 губернаның (шул исәптән Казан губернасының) тарихи-географик, этнографик, статистик мәгълүматларына күзәтү төзи.

Беренче (1869, Мәскәү) һәм икенче (1871, С.-Петербург) археологлар съездында катнаша.

Рус археологлары һәм Рус географлары җәмгыятьләренең хакыйкый әгъзасы (1850 елдан).

«Казан университеты китапханәсендә сакланган кулъязмалар тасвирламасы» («Описание рукописей, хранящихся в библиотеке Казанского университета») исемле хезмәте вафатыннан соң профессор Е.Е.Замысловский тарафыннан бастырыла (СПб., 1882).

Хезмәтләре

Древний болгарский город Жукотин. СПб., 1851.

Исторические рукописи библиотеки Казанского университета: В 30 т. СПб., 1852–1856.

Обозрение трудов Имперского Русского географического общества по исторической географии. СПб., 1873.

Казанские гимназии в XVIII столетии. СПб., 1874.

Автор – К.Н.Куранов