И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Илһам Шакиров. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Ай, былбылым

Илһам Шакиров башкара

Биографиясе

Тәфтиләү

Илһам Шакиров башкара

1935 елның 15 феврале, Сарман районы Яңа Бүләк авылы – 2019 елның 16 гыйнвары, Казан.

И.Г.Шакиров 1960 елда Казан консерваториясен тәмамлый. Педагоглары Е.Абросимова һәм З.Байрашева.

1960–1992 елларда Татар филармониясенең әйдәп баручы солисты, 1992–2010 елларда – сәнгать җитәкчесе.

Милли музыкаль культураның иң популяр татар җырчыларыннан берсе, татар халык көйләрен һәм Татарстан композиторларының камера-вокаль музыкасын кабатланмас башкару остасы.

Аһәңле, йомшак тембрлы, киң диапазонлы аеруча матур тавышка ия (баритон).

Иске кара урман

Илһам Шакиров башкара

Репертуары

Әдрән диңгез

Илһам Шакиров башкара

И.Г.Шакиров иҗаты милли көйнең эчтәлегенә тирәнтен үтеп керү осталыгы белән сыйфатлана.

Җырчы «Кара урман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Гөлҗамал» кебек татар озын көйләрен башкара.

И.Г.Шакиров репертуарын:

  • милли фольклорның ул яңарткан үрнәкләре: «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Карьят батыр», «Кораб» һ.б. җырлар;
  • М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, С.Садыйкова, Р.Еникиев һ.б.ның вокаль әсәрләре (шул исәптән махсус аның өчен язылганнары);
  • заманча эстрада җырлары;
  • төрле халыкларның җырлары (башкорт, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан һ.б.);
  • үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям», «Идел каеннары», «Очрашу көе» һ.б. тәшкил итә.

И.Г.Шакиров башкаруында «Җилләр исә», «Сәфәр», «Сарман», «Рәйхан», «Герман көе» кебек татар халык җырлары; С.Сәйдәшевнең «Хуш, авылым», «Әдрән диңгез», Р.Яхинның «Китмә, сандугач» җырлары кабатланмас булып яңгырый.

И.Г.Шакиров Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә (Төркия, Финляндия) концертлар бирә.

Бик еракта идек без

Илһам Шакиров башкара

Җәмәгать эшчәнлеге

И.Г.Шакиров җәмәгать эшчәнлеге алып бара:

  • вокал конкурсларында жюри әгъзасы, шул исәптән Р.Ваһапов исем. I Халыкара татар җыры фестиваленең жюри рәисе (2004);
  • матбугатта, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый;
  • яшь талантларны үстерүгә булышлык итә.

Син сазыңны уйнадың

Илһам Шакиров башкара

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге (1970), Бөтенроссия «Алтын Аполлон» («Золотой Аполлон», 2000) бүләге лауреаты.

Халыклар дуслыгы, Почёт, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Ялгыз көймә

Илһам Шакиров башкара

Истәлеге

2019 елның 26 апрелендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы ачылды.

Әдәбият

Илһам: татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка 60 яшь. Казан, 1995.

Илһам Шакиров: истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр. Казан, 2005.

Илһам Шакиров: истәлекләр, фотолар, мәкаләләр, шигырьләр. Казан, 2010.