ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда 1921–1954 елларда татар телендә, 1954–1962 елларда татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Айга ике тапкыр, 1938 елдан ай саен басыла.

Исеме үзгәрә: 1921 елдан «Игенче», 1930 елдан «Күмәк хуҗалык», 1932–1933 елдан һәм 1935 елдан «Колхоз бригадиры», 1934 елдан «Югары уңышка», 1949 елның сентябреннән «Колхоз бригадасы», 1954 елдан «Татарстан авыл хуҗалыгы», 1954 елның апреленнән «Сельское хозяйство Татарии».

Төрле еллардагы мөхәррирләре – Д.Ханзафаров, Г.Г.Кушаев, Н.Мансуров, Г.С.Кәбиров, Г.З.Галиев, Ш.Рәмзи, И.Үзбәков һ.б.

Юнәлеше

Басманың максаты аграр фәннәр казанышларын пропагандалау, иң яхшы колхозлар, МТС, фермалар, бригадаларның алдынгы тәҗрибәсен гомумиләштерү була.

Мәкаләләрдә республикадагы авыл хуҗалыгы торышы, төрле елларда иген уңмауның сәбәпләре анализлана.

Бакчачылык, яшелчәчелек, умартачылык буенча киңәшләр, укучыларның сорауларына җаваплар, авыл хуҗалыгы эшләре календарьлары, яңа китапларга күзәтүләр басыла; аларны әзерләүгә әйдәп баручы агрономнар һәм ветеринарлар җәлеп ителә.

1922–1923 елларда кушымта сыйфатында «Авыл хуҗалыгы сәхифәсе» газетасы чыгарыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев