973 ел, Мәгаррәт ән-Нөмән шәһәре, хәзерге Сүрия — 1057 яки 1058 ел, шунда ук.

Тумыштан сукыр. Белемне атасыннан, Багдад һәм Хәләб шәһәрләре дин белгечләреннән ала.

Фәнни трактатлар, фәлсәфи-гуманистик эчтәлекле шигырьләр, тезмә әсәрләр авторы. Танылган шигъри җыентыклары — «Рисаләт әл-гофран» («Гафу итү хакында юллама», 1623 яки 1624), «Сикт әз-зәнд» («Чакма таш очкыны», Каһирә, 1869 яки 1870), «Әл-лөзумийят-лөзум мә лә ялзам» («Мәҗбүриятлек», Каһирә, 1891 яки 1892).

Аның иҗатында пантеистик, материалистик һәм атеистик күзаллаулары, дөньяга карашының каршылыклары чагыла. Шагыйрь яшәү һәм үлем, адәм баласы һәм Аллаһ, яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалар хакында уйлана. Гуманист буларак, танып белүнең нигезен тәшкил иткән кеше акылына мәдхия җырлый, ләкин шул ук вакытта хакыйкатьне танып белеп булмый, дип саный.

Социаль гаделсезлекне тәнкыйтьли, үзе аны яшәү рәвешенә Аллаһ тарафыннан салынган хакыйкать, дип исәпли. Һәрбер дингә карата түземле булырга өнди, руханиларның кимчелекләрен, юк-барга ышануны, абруйлы кешегә табынуны тәнкыйтьли. Югары әхлаклы кеше буларак, яшәү мәгънәсен халыкка хезмәт итүдә күрә, һәр эштә чама хисен белергә һәм тыелырга чакыра. Чәчмә әсәрләренә фикер һәм хис сафлыгы хас. «Мәҗбүриятлек» әсәрендә үзен гуманист, социаль гаделсезлекне тәнкыйтьләүче буларак таныта. Теле катлаулы, ләкин шул ук вакытта камил, аерым очракларда сүз уйнатып ала. әл-Мәгарринең иҗаты гарәп, фарсы һәм төрки, шул исәптән татар әдәбиятларына (Хисам Кятиб, Сәйф Сараи, Ш.Зәки, Дәрдемәнд, Н.Думави) зур йогынты ясый.

ХХ йөз башында шагыйрь идеяләре аеруча популяр булып китә. Аның турында Р.Фәхретдин, Н.Думави яза, әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителә. 1907 елда Казанда М.Бигиевнең искәрмәле тәрҗемәсендә «Әл-лөзумийят» басыла. 1908 елда М.Бигиев «Әдәбият гарәбия илә гыйльме исламия» («Гарәп әдәбияты һәм ислам гыйлеме») исемле китабында әл-Мәгарринең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар бирә.

Әсәрләре

Әл-лөзумийят: 2 кис. К., 1907;

Стихотворения. М., 1971.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Әбүл-Галя әл-Мәгарри. Оренбург, 1908;

Широян С.Г. Великий арабский поэт и мыслитель Абу-ль-Аля аль-Маарри. М., 1957;

Шидфар Б.Я. Абу-ль-Аля аль-Маарри. М., 1985.              

Автор — Х.Й.Миңнегулов