Биографиясе

1900 елның 24 августы, Самара губернасы, Ставрополь өязе Татар Урайкиносы авылы — 1946 елның 29 июле, Казан.

Авыл мәдрәсәсендә, 1911 елдан Мәләкәс мәдрәсәсендә укый, соңгысыннан шәкертләрнең хокукларын яклап чыккан студентлар хәрәкәтендә катнашканы өчен куыла. 1917 елда педагогия курсларын тәмамлаганнан соң, Мәләкәс мәктәбендә укытучы һәм шәһәр большевикларының «Мәләкәс тавышы» газетасында хәреф җыючы-корректор булып эшли, бер үк вакытта һәвәскәр театрлар куйган спектакльләрдә катнаша.

1919 елда үз теләге белән Кызыл Армия сафларына баса, Төркестан фронты сәяси бүлегенең татар театры төркеменә җибәрелә.

1920 елда Самара татар драма студиясендә укый, аны тәмамлаганнан соң, Оренбург шәһәрендә Г.Кариев исемендәге театрда актёр булып эшли.

1921–1922 елларда Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәштә катнаша.

1922–1924 елларда Казанда Татар дәүләт театрында Җиһанша («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Иманкол («Наёмщик», Т.Гыйззәт), Таһир («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш) рольләрен башкара, бер үк вакытта совет партия мәктәбе, Татар коммунистлар университеты, милиция мәктәбе каршындагы драма түгәрәкләре белән җитәкчелек итә.

1924 елда Мәскәү кинематография техникумына укырга җибәрелә. Мәскәүдә укыган вакытта Х.Ямашев исемендәге Мәскәү эшчеләр клубының театр коллективы белән җитәкчелек итә. Казанда Татар театр техникумы каршында оештырылган «Бомба» агитколлективы өчен инсценировкалар яза.

Соңрак Әстерхан шәһәрендә «Совкино» бүлегендә эшли, 1927 елда Казанда режиссёр ассистенты сыйфатында «Булат батыр» фильмын төшерүдә катнаша.

1928 елда — Мәскәү үзәк татар эшче, 1929–1930 елларда — Әстерхан татар, 1930–1931 елларда Татар академия театрларында эшли, бер үк вакытта Татар театр техникумында укыта.

1931–1937 елларда Мәҗитов — Казанда Татар сәнгать эшче театрын («Эшче») оештыручы, аның директоры һәм сәнгать җитәкчесе. 1938 елдан Балтач колхоз-совхоз театрының (элекке Татар акад. театрының колхоз филиалы, хәзер Татар драма һәм комедия театры) директоры һәм сәнгать җитәкчесе; анда ул «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Партизаннар» (Г.Садри), «Серле хәзинә» (Т.Гыйззәт), «Кунак егет» (Э.Шамил), «Агай-эне — ак мыек» («Свои люди, сочтёмся», А.Н.Островский) спектакльләрен куя; үзе язган «Яраткан кешеләр», «Шул ук кешеләр» пьесаларын сәхнәләштерә.

Драматург, театр теоретигы, театр сәнгате мәсьәләләренә караган мәкаләләр, шул исәптән «Яңа тормышка», «Зәңгәр блуза», «Кызыл байрак» һ.б. мәкаләләр авторы.

Әсәрләре

Бәйрәм бүләге. М., 1927;

Пар чиләк. М., 1928;

Авыл — күмәк хуҗалыкка таба алга. К., 1930;

Еллар йомгагын сүткәндә. К., 1930;

Җиңүчеләр. К., 1930;

Ударниклар. К., 1931.

Автор — Д.Ә.Гыймранова