Шумыш елгасының (Дала Зәе елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,1 км. Бассейнының мәйданы 46,6 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Суыкчишмә авылыннан 2 км көнбатыштарак урман массивында, тамагы – Чыбыклы авылыннан көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 82 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Чыбыклының 1,8 дән 5,7 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 92 мм, ташу вакытында су агымы катламы 82 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,016 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.