Административ-территориаль буйсынуы

1925–1928 елларда Татар Талкышы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чистай кантоны Мөслим волостенда. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Татар Талкышы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Ялан» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – эреләндерелгән «Талкыш» колхозы эшли, 1963–1987 елларда – Жданов исемендәге колхоз, 1992 елдан – «Талкыш» авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1994–2004 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барысының да үзәк утары – Татар Талкышы авылы). 1998–2004 елларда мөстәкыйль «Ялан» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928–1929 елларда Татар Талкышы авылыннан 1843 елда (1848 елда) архитектор Плен проекты буенча төзелгән мәчет күчерелә (дини архитектура истәлеге).

1930 елда дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1937–1972 елларда элекке мәчет бинасында урнаша).

Авылда башлангыч мәктәп – Татар Талкышы авылы урта мәктәбе филиалы, мәдәният йорты (1969 елдан, хәзерге вакытта – мәктәп бинасында), китапханә (1962 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1970 елдан), яңа мәчет (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты җирлегендә «Төбәк тарихы» мини-музее эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Кызыл Ялан I һәм II авыллыклары (монголларгача чор болгар ядкәрләре) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Ф.Мирсияпов (1934 елда туган) – ТАССРның атказанган механизаторы, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Авылда Советлар Союзы Герое, сержант, танкка каршы атучы мылтыкчылар отделениесе командиры, Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Г.Г.Гыйниятуллин (1905–1968) яши, эшли һәм җирләнә.

Халык саны

1938 елда – 550,
1949 елда – 516,
1958 елда – 402,
1970 елда – 488,
1979 елда – 406,
1989 елда – 314,
2002 елда – 337,
2010 елда – 321,
2021 елда – 287 кеше (татарлар).