Биографиясе

1857 елның 1 июне, Седлецк губернасы – ? Польша-Литва татарларыннан.

Санкт-Петербургта Беренче хәрби гимназияне, Михаил исемендәге артиллерия училищесен тәмамлый (1876). Рус-төрек (1877–1878), рус-япон (1904–1905) сугышларында катнаша. Батарея командиры. 1910 елда полковник дәрәҗәсе ала, 3 нче Көнчыгыш Себер артиллерия бригадасының 1 нче дивизионы командиры итеп билгеләнә. Соңрак 18 нче артиллерия бригадасының 2 нче дивизионы командиры.

1915 елда отставкага чыга.

Бүләкләре

«Батырлык өчен» тамгалы Георгий алтын коралы, 3 нче дәрәҗә Изге Владимир, Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Н.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.

Автор – Я.Я.Гришин